Комиссия әгъзалары республика конкурсы кысаларында районның 5 эре хуҗалыгында булдылар.
"Сөләйманов Ә. И.» крестьян-фермер хуҗалыгының Фома бүлекчәсе машина-трактор паркында бөтен техника җеп буенча бер рәткә тезелгән кебек. Механизаторлар тракторларның, машиналарның һәр детален ремонтладылар, тикшерделәр һәм әзерлек сызыгына куйдылар. Чәчү комплекслары, тырмалар, сиптергечләр, кыскасы, язгы кыр эшләре өчен кирәкле барлык техника парк территориясендә пөхтә итеп урнаштырылган. Бүген үк аларның кайсын да басуга чыгарырга мөмкин. Шунысы игътибарга лаек, 54 тракторның һәркайсында Татарстан әләмнәре җилферди.
"Флаг-техниканың кыр эшләренә әзер булу билгесе. Якынча бер ай элек без барлык механизаторларны җыйдык һәм безнең алда торган бурычларны билгеләдек, һәм шуннан соң һәр атна ахырында, гадәттәгечә, башкарылган эшләрне карый башладык. Һәм менә техника кабул итү алдыннан барысын да тагын бер кат җентекләп тикшереп, техниканы тулысынча әзерләгән механизаторларга флаглар тапшырдык. Егетләргә рәхмәт, алар бик тырышты" - диде «Сөләйманов Ә.И.» КФХ җитәкчесе Ирек Хәйдәрҗанов. -Барлык тракторларда да флаглар бар, димәк, аларның сыйфатлы ремонтына шикләнмәскә дә мөмкин. Әлеге хуҗалыкның чәчүгә әзер булуына Казан дәүләт аграр университеты проректоры Наил Хәмидуллин да югары бәя бирде.
«Бу хуҗалыкта без беренче тапкыр гына түгел. Биредә эшне оештыра да, эшне башкара да беләләр. Карагыз әле, күпме техниканы әзерләргә өлгергәннәрл. Нинди куәт! Бу техникада эшләү белүче механизаторларның булуы тагын да сөендерә. Алар арасында яшьләр дә бар. Бу хуҗалыкның язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыгачагына шикләнмим", - диде ул.
Хуҗалыкның ныклап әзерләнүен комиссия рәисе-Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин да мактап билгеләп үтте, ул кыр эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасына аерым игътибар бирергә чакырды. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, шушы көннәрдә биредә язгы кыр эшләренә керешәчәкләр. Күпьеллык культуралар утыртылган басуларга «Туман»нар чыгачак. Гомумән, хуҗалык чәчүгә тулысынча әзер: ягулык-майлау материаллары бар, һәр гектарга 125 килограмм ашлама кертәчәкләр, орлык та җитәрлек, аларны инкрустацияләү бара.
Гомумән алганда, хуҗалыкта язгы чәчү мәйданы 18 мең гектар тәшкил итә. Комиссия шулай ук районның башка хуҗалыкларының да әзерлеген уңай бәяләде