2021 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе социаль иминият фонды җитәкчеләре, Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертиза Баш бюросы, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының гражданнарны бердәм кабул итүе узачак.
Кабул итүгә алдан язылырга кирәк: (843) 236-41-80 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).
Кабул итү Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт.
Татарстан Республикасы муниципаль районнарында яшәүчеләр шулай ук «Skype» яки «Zoom» программалары аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирә ала.