Бүген Лаешта Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының ""Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез" дигән шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды. Биредә җиңү өчен Республиканың 9 районыннан гаилә командалары көч сынашты. Нурлат районы данын фестивальнең район этабында беренче урынны яулаган Морозовлар гаиләсе яклады. Зона этабында нурлатлылар шулай ук лаеклы чыгыш ясадылар-конкурс турлары нәтиҗәләре буенча, җиңү яулады