Әгәр бөтен дөньяда хатын-кызлар бер генә көн - 8 мартта котлаулар кабул итсәләр, Әрмәнстанда, бу датадан тыш, шулай ук 7 апрельдә әни булу һәм гүзәллек көне булып санала.
Халык арасында бу чорны шаяртып хатын-кыз ае дип атыйлар. Нурлатта да бу традициядән читтә калмадылар. Чәршәмбе көнне Халыклар дуслыгы йортында әрмән халкының милли бәйрәме хөрмәтенә "Нурлат районында әрмән хатын-кызы тормышы" темасына түгәрәк өстәл узды. Аны шулай ук туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышладылар. Район башлыгы урынбасары Линар Маняпов түгәрәк өстәлдә катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде һәм күпмилләтле Нурлатта ничек яшәүләре белән кызыксынды. Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, район, чыннан да, дуслык традицияләре белән горурлана ала: «Безне барыбызны да тынычлык, татулык, игелек һәм дуслык берләштерә», - диде ул. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар үзләре турында сөйләделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Аралашу чәй табыны артында дәвам итте, Чараның бер кунак бәйрәмчә бизәлгән тәмле торт пешереп алып килгән.
"Ана мәхәббәте – тормышта безгә бирелгән иң кыйммәтле бүләк. Мондый ямьле бәйрәмнәр һәм традицияләр булуы бик күңелле. Алар барлык милләтләр өчен дә зур әһәмияткә ия. Без, әлбәттә, бу яхшы башлангычыбызны дәвам итәчәкбез һәм шундый түгәрәк өстәл артында башка милләтләрнең үзләренә хас бәйрәмнәре белән танышачакбыз", - диде Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева. Чара кунакларына Сирень Айткулова башкаруындагы Туган тел турындагы җыр символик бүләк булды. Ул татар телендә яңгыраса да, барысына да бик якын һәм аңлаешлы иде.