Нурлат районы юл төзүчеләре чокырларны ямауга керештеләр

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

 Яз килүнең иң күркәм  сыйфат- билгеләренең берсе дип юл эшләрен дә атарга мөмкиндер. Юлчылар юллар бераз кипшенә башлауга, юл өслеген ремонтлауга керешә. Гадәттәгечә, барлыкка килгән күпсанлы чокырларны ямаудан башлыйлар. Каравыл Тавы авылындагы күпердә юл эшләре баруы турында, юл буйларында урнаштырылган тиешле билгеләр буенча ачык аңлашыла. Аңа бу атна башында эшкә керештеләр. Без исә әллә кайдан ерактан ачык күренә торган махсус эш курткалары һәм комбинезон кигән эшчеләрне әзерлек эшләре белән мәшгуль вакытта очраттык. Бу эшләр күләмле һәм, әлбәттә, бик мөһим дә.

Юл өслегендәге ярыклар, чокырларны фреза белән кисеп алабыз, аның артыннан төягечкә төяп юл кырыена чыгарабыз, ә соңыннан һава өрдергеч кулланабыз, -дип юл эшләренең башлангыч этабы белән юл мастеры ярдәмчесе Евгений Савельев таныштыра. Чистартылган чокырга кайнар битум белән салына. Ул да монда. Битумны базадан алып киләләр, ә юл буена  катмасын өчен тагын бер тапкыр җылыталар.

Әмма һәркемнең үз чираты бар. Менә юл эшчеләре Андрей Козлов, Виталий Трегубов, Руслан Хәйбуллин, Альберт Сафин, Антон Лукьянов киселгән асфальт түшәкне төяп, Рамил Нурмөхәммәтов аны шунда ук юл читенә чыгара.

 -Хәзер күпердә өч берәмлек техника эшли, - диде Евгений Савельев. Чокырларга асфальт җәелгәч, эшкә Иван Яллин керешәчәк – аның катоклагычы әзер тора.

Тулаем алганда, бу сезонда Нурлат автомобиль юллары идарәсе өчен чокырларны ямау сезоны кызу булырга охшаган. НУАД башлыгы Рәфис Сафиуллин әйтүенчә, агымдагы сезонда юл салучылар төбәк юлларының безнең район аша уза торган 34 мең квадрат метрында чокырларны ямау эшләрен башкарырга планлаштыралар.

Узган еллардагы кебек үк, быел да юл төзүчеләр чокырларны ремонтлаганда төрле ысуллар кулланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International