Иртәгә, 8 апрельдә, Нурлатта «Тоннель» профилактик чарасы узачак. Традицион чара юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау, аерым алганда, куркынычсызлык каешларын һәм балалар өчен махсус утыргычларны кулланмыйча гына транспорт чарасы белән идарә итүне кисәтү максатыннан үткәрелә.
Район автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә, юлларда игътибарлы булырга кирәклеген искәртә.