Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү

2021 елның 21 марты, якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУнән 2021 елның 22 мартта көндезге 1дән кич сәгать 6га  кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү килде.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 22 мартында көндез урыны белән буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начараю белән һәм көчәйгәндә 15 метрга кадәр җитүче көчле җил көтелә. Аязучан болытлы һава. Төнлә явым - төшемсез. Көндез урыны белән кар, юеш кар, кайбер районнарда буран. Төнлә һаваның минималь температурасы -8..-12, аязган вакытта -15. Һаваның максималь температурасы көндез 0..-3˚. Юлларда бозлавык саклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе түбәндәгеләрне тәкъдим итә:

Буран чыкканда:

Шуымый торган һәм уңайлы аяк киеме кияргә киңәш ителә. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә резина аслы яки очланган шипылы махсус таяк кулланырга киңәш ителә.

Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары йөртергә киңәш ителә. Күз күреме начарайган очракта, җирлектә ориентлашуны югалтмас өчен, чаралар күрергә.

Буран һәм көчле җил юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кискен туктауларны булдырмаска кирәк: туктаганда тизлекне салмак кына киметергә. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика төзек хәлдә булырга тиеш.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

  • машина йөртүчеләргә торак пункттан читкә барудан тыелып торырга, юлларда игътибарлы булырга, иминлек дистанциясен сакларга, хәрәкәт итү тизлеге режимын һава шартлары нигезендә сайларга.

Тәртипсез маневрлар ясаудан һәм хәрәкәт итү вакытында юлда кискен туктап калудан сакланырга, юл билгеләре күрсәтмәләрен, ЮХИДИ юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренең таләпләрен һәм күрсәтмәләрен катгый үтәргә.

  • су астында балык тотарга яратучыларга начар күренү сәбәпле, бозга чыгудан тыелырга. Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, бозга чыкканда һава шартларын исәпкә алырга, үзең белән элемтә чараларын, навигация приборларын алырга, балыкка ялгыз йөрмәскә.

 

Җил көчәйгәндә:

  1. Биналардан чыгуны чикләргә, бина эчендә калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
  2. Әгәр көчле җил чыканда урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шиферның һәм башка түбә каплау материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
  3. Урамда реклама конструкцияләре, элмә такталар, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
  4. Биек агачлар янында булырга, шулай ук алар белән янәшә автотранспорт - җил сындырган ботаклар зур куркыныч тудыра ала.
  5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе янында калу, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү дә бик куркыныч.
  6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән каерылган вак декор өлешләре куркыныч тудыра ала. Төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә мондый куркыныч бигрәк тә арта.
  7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга.
  8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

 

Бәла-каза очрагындаһәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм"101,112" номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар стационарһәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.

 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International