Шикәрчеләр микрорайонында мини-футбол буенча турнир үтте

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Кичә, 9 сентябрьдә, “Шәһәрнең мәдәни мохиты” проекты кысаларында шикәрчеләр микрорайонында урнашкан универсаль спорт мәйданчыгында  шәһәр мәктәпләре укучылары арасында футбол буенча иптәшләрчә очрашу үтте. Уеннарда Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә футбол белән шөгыльләнүче 2005-2006 елгы 1, 2 һәм 3нче мәктәп укучылары катнашты. Уеннарның баш хөкемдары Шамил Тюкаев әйтүенчә, командаларның барысы да матур һәм оста уен күрсәткән. Нәтиҗәдә, 3нче мәктәп укучылары – 1нче, 1нче мәктәп укучылары – 2нче, 2нче мәктәп укучылары 3нче урынны яулаган. Әмма уенның нәтиҗәләре түгел, ә ял көннәренең спорт рухында үтүе мөһим. Чөнки саф һавада үткән уеннар яшь спортчыларны гына түгел, бик күп җанатарларны да үзенә җыйган бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International