7 сентябрьдә шикәрчеләр микрорайонында күңел ачу-уен программасы оештырылган иде. Оештыручылар – район башкарма комитетының мәдәният бүлеге балалар өчен кызыклы программа әзерләгән. Балалар бик теләп кул эшләре буенча “Кояшлы алан” мастер-классында, “Бармаклар белән рәсем ясыйбыз” интерактив уенында катнаштылар, аквагрим ясаттылар, сабын куыклары шоусына кушылдылар, аттракционнарда күңел ачтылар. Чара дискотека белән дәвам итте.