Кичә Нурлатта автоһәвәскәрләр арасында чираттагы бәйге үтте, бу юлы анда өлкән яшьтәгеләр катнашты. Алда торган Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган “Автобабай-2018” бәйгесе теория һәм практика этапларыннан торды. Беренче этапта катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча 20шәр сораудан торган имтихан билетларын чишәргә кирәк булды. Икенче этапта алар машина йөртү буенча гамәли осталыкларын күрсәттеләр.
Ике этап нтиҗәләре буенча жюри нәтиҗәләр чыгарды. Сафия Хафизова белән Минвазыйх Идрисов өченче урынны бүлеште, икенче урында – Рөстәм Гатауллин. Әсхәт Фәсхетдинов җиңүче исеменә лаек булды, ул безнең районны республика бәйгесендә тәкъдим итәчәк.