“Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Нурлат районында социаль әһәмиятле объектлар белән танышты

2018 елның 7 сентябре, җомга

Бүген “Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы”  Ассоциациясе рәисе Әгъзам  Гобәйдуллин эш визиты белән Урта Камышлы авылына килде һәм Алмаз Әхмәтшин озатуында Урта Камышлы авы җирлеге Советы башкарма комитеты бинасын ачуда катнашты. Ул “Авыл җирлекләре Советлары башкарма комитетларын төзү” программасы кысаларында сафка бастырылды.
- Безнең республикада 38 программа тормышка ашырыла, шуларның 99 проценты авыл кешеләренә юнәлдерелгән, - диде Алмаз Әхмәтшин, авыл җирлегендә әле кайбер эшләрнең дәвам иттерелүен билгеләп. – Бу программалар уникаль һәм  без республика Президентына рәхмәтлебез, алар аның башлангычыында тормышка ашырыла.

Яңа бина ачылу белән урта камышлылыларны Әгъзам  Гобәйдуллин да котлады һәм бүләк тапшырды.

Алга таба Әгъзам  Гобәйдуллин,  Алмаз Әхмәтшин һәм “Грата” подряд оешмасы җитәкчесе Фаил Әхмәтханов Урта Камышлыдагы  башка социаль әһәмиятле объектларны – узган елда капиталь ремонтланган балалар бакчасы, урта мәктәпне карадылар, шулай ук юл  һәм фельдшер-акушерлык пункты төзелеше белән таныштылар. Теплицада яшелчә кульуралары үстерү белән шөгыльләнүче Емелькиннар, инкубатор эшен башлап җибәргән Петровлар гаиләләре эше белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International