Нурлат Толстойны укый

2018 елның 7 сентябре, җомга

Шәһәрнең үзәк мәйданында “Ачык микрофон” Татарстан Республикасында Толстой елына багышланган чаралар циклын дәвам итә.

Бүген җирлекара үзәк китпаханә күренекле классикның иҗатын яратучыларны бергәләшеп аның әсәрләрен искә төшерергә чакырды. Биредә мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, җирле авторлар һәм китапханәчеләр “Ачык микрофон” янында язучының әсәрләре белән чыгыш ясады. Колбай Мораса һәм Фома китапханәләреннән дә китап укучылар килгән иде.

Район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Ләйсән Нәфыйгина һәм Мәдәният сарае директоры Гөлнара Исхакова бәйрәм чарасының кунаклары булдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International