Көзнең беренче ае кояшлы коры һава торышы белән сөендерә – басуда эшләр өчен менә дигән көннәр! Хуҗалыкта исә әлеге мөмкинлектән максималь файдаланып калырга тырышалар: татлы тамыр урагына беренче көннән барлык 4 комбайннары да чыккан, эш тәүлек әйләнәсе оештырылган, бу көннәрдә инде шикәр заводына ташу да оешкан төстә бара. Әле кайчан гына 10 меңгә якын гектардан бөртеклеләрне урып-җыюны тәмамлаган сөләймановлылар бер көн дә ял итеп тормаган, күрәсең.