Шул көннәрдә җирлекара үзәк китапханәнең уку залында “Безгә хат ташучы ниләр алып килгән” дип аталган пресс-фуршет үтте. Укучыларга төрле тематикадагы вакытлы матбугат чараларыннан “ризык”лар тәкъдим иттеләр. Китапханәгә килүчеләр һәм пресс-фуршетта катнашучылар басма чаралар, уку залында оештырылган күргәзмә белән таныштылар.