Бүген Нурлат районы Советында район активы катнашында гомумшәһәр планеркасы үтте. Аны Алмаз Әхмәтшин үткәрде. Планеркада мөһим мәсьәләләр – районда ягулык сезонына әзерлек, район территориясендә “Экстремизмга – юк!” декадасы үткәрү, Татарстан АССРның 100 еллыгына әзерлек, “Нурлат элеваторы”ның 2018 елдагы эшчәнлеге һәм 2019 елга бурычлары, Нурлат картлар һәм инвалидлар интернат-йорты эшчәнлеге турындагы мәсьәләләр каралды. Планерка “Нурлатнефть” НГДУсы начальнигы Илгиз Салиховка юбилее уңаеннан Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшыру белән тәмамланды.