Узган атнада район хаҗиларының бер өлеше изге сәфәрдән кайтты.
Район мөхтәсибәтеннән хәбәр итүләренчә, соңгы төркем сәфәрдән 8 сентябрьдә кайтыр дип көтелә.
Шөкер, хаҗиларыбызның сәфәре барышында зур проблемалар булмаган. Бөтен хаҗилар да сау-сәламәт, изге сәфәрләреннән канәгать.