Бүген, 5 сентябрь көнне, “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе сәяси советының чираттагы утырышы үттеҖирле бүлекчә секретаре Флюра Ногманова җитәкчелегендә узган утырышта мөһим сораулар каралды һәм карарлар кабул ителде. Сәяси совет әгъзалары җирле бүлекчә конференциясен 14 сентябрьдә үткәрергә дигән карар кабул иттеләр, аның программасын расладылар. Сайлауларга күзәтүчеләр билгеләделәр һәм ике башлангыч бүлекчә секретареның вәкаләтләрен туктату турында карар чыгардылар.