“Игътибар – балалар!“ Бөтенроссия акциясе кысаларында “Әкият“ балалар бакчасы базасында “Безнең тату гаилә юл кагыйдәләрен белә“ дип аталган гаилә конкурсының чираттагы этапы узды.
Шәһәр конкурсының чираттагы этабында “Буратино“ балалар бакчасыннан Пикушовлар, “Алсу“дан Галләмовлар, “Башаккай“дан Михальчиннар, “Бал корты“нан Ивановлар гаиләләре көч сынаштылар.
Оештыручылар командалар өчен мавыктыргыч биремнәр әзерләгән иде. Һәр гаилә сәламләүдән тыш, юл хәрәкәте кагыйдәләре, проблемалы ситуацияләрне хәл итү, автошәһәрчек мәйданчыгында практик дәресләрне үтәргә тиеш иде. Жюри әгъзалары конкурста катнашкан дүрт гаилә дә юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен һәм практик гамәлләрне бик яхшы белә дип бәяләде.Нәтиҗәдә, конкурста Пикушовлар гаиләсе җиңү яулады. Икенче - өченче урыннарны Галләмовлар һәм Михальчиннар гаиләләре бүлеште. Командалар ЮХИДИ һәм район мәгариф бүлекләре әзерләгән бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.