Нурлат мәктәпләре укучылары игелекле эшләр кыла

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Нурлат мәктәпләре укучылары яңа уку елын матур эш белән башлап җибәрделәр. Чәршәмбе көнне шәһәрнең 3нче мәктәбе укучылары дәресләр алдыннан 3 тонна 220 килограмм макулатура тапшырды.

– Икенчел чимал яңадан эшкәртүгә китәчәк, ә акция мәктәп укучыларын калдыкларны рациональ файдаланырга өйрәтә, – дип башкарылган эшләрнең уңай якларын билгеләп үтте директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Марина Лукьянова. – Макулатура тапшырудан кергән акчаларның бер өлешен хәйрия эшенә – мәктәбебез укучысын дәвалауга юллаячакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International