Нурлаттка капиталь ремонт мәсьәләләре ныклы контролдьдә

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Бүген район Советында подрядчы оешмалар җитәкчеләре катнашында 2018 елда республика программасына кертелгән объектлардагы эшләрнең барышы турында киңәшмә узды.

Район башкарма комитетының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы Гөлия Минибаева эшләрнең барышы турында мәгълүмат җиткерде. Мисал өчен, Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында капиталь ремонт инде төгәлләнгән, эшләрне биредә “Промградстрой” подрядчы оешмасы башкарган. “Грата” подрядчы оешмасы да Кәкре Атау авылы мәдәният йортындагы капиталь ремонт эшләрен тәмамлаган. Шул көннәрдә төзелеш оешмасы Урта Камышлыда башкарма комитет бинасын төзү белән мәшгуль. Хәзерге вакытка биредә тамбурның түбәсен ябу, стеналарны буяу,

санузелда плитә урнаштыру, ягулык системасын монтажлау эшләре калып бара. Шәһәрдә ЗАГС бинасын төзү дә бара. “Грата” оешмасы фндамент һәм гидроизоляция ясаган, монолит участок өчен каркас җыйган, суүткәргеч һәм канализациянең тышкы челтәрләрен урнаштырган. Материаллар бар. Нурлат район үзәк хастаханәсендә, Кормыш микрорайонындагы район мәдәният йортында, күпфатирлы йортларда – капиталь ремонт эшләре бара, Урта Камышлыда фельдшер-акушерлык пункты төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International