3 сентябрь. Әлеге дата Бесланда 2004 елның 1 сентябреннән 3сенә кадәр үткән коточкыч вакыйгалар белән бәйле. Нурлатның 1нче мәктәбендә ТРның террорга каршы комиссиясе аппараты җитәкчесенең яшьләр эшләре буенча ярдәмчесе Линар Әһлиуллин, җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре үзәге методисты Елена Гафиуллина, Нурлат районы башлыгының коррупция мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, террорга каршы комиссия секретаре Федор Терентьев һәм уголовный розыск бүлекчәсе оперуполномоченные Заһид Сәгыйров 10 сыйныф укучылары белән ачык һава астында экстремизм һәм террорчылык темасына формаль булмаган әңгәмә үткәрделәр.