“Сөләйманов Ә.И.” КФХсы технологы Гомәр Йосыпов Киров өлкәсендә үткән мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча Бөтенроссия конкурсында өченче урын яулады.
Гомәр Минсабирович Россиядә быел 15нче тапкыр үткән һөнәри осталык конкурсында Нурлат районыннан катнашкан беренче технолог. Анда катнашу хокукына ул республика конкурсында ышанычлы җиңү яулап ирешкән иде. Бөтенроссия конкурсында катнашу исә технолог алдына тагы да җитдирәк бурычлар куйды, чөнки ул анда Россиянең 62 төбәгеннән килгән коллегалары арасында Нурлат белән бергә Татарстанны да тәкъдим итте бит.
–Конкурсның Костино поселогында узган тантаналы ачу өлешендә һәр төбәк вәкиле милли киемнәр киеп катнашты. Без татар милли киемнәреннән идек, – ди Гомәр Минсабирович. – Аннан шунда ук теоретик өлеш узды. Өч хөкемдар алдында һөнәри эшчәнлеккә кагылышлы сорауларга дөрес җавап бирергә кирәк булды.
Ерак түгел урнашкан нәсел предприятиесе базасында үткән гамәли өлештә дә Гомәр Минсабирович хөкемдарлар алдында тирән белем һәм бай эш тәҗрибәсенә ия булуын күрсәтә алган.
–Дулкынландым, әлбәттә, – дип тыйнак кына җавап бирә бүген “Бөтенроссия конкурсында үзегезне ничек хис иттегез?” дигән сорауга технолог. Әмма һөнәрдә 32 еллык тәҗрибә, белемнәрне яңартып тору һәм конкурска әзерләнү файдага булган, ул – Россиядә өченче. Призлы урын өчен бүләккә бирелгән ноутбукның исә хезмәтендә дә файдаланырга җыена, чөнки бүгенге көндә уңышка ирешү өчен замана белән бергә атларга кирәк бит.
–Гомәр Минсабировичның ил күләмендәге уңышы – безнең өчен зур дәрәҗә, – ди районның нәсел-селекция службасы начальнигы Тәлгать Мөхәммәтшин. –Бүгенге көндә хуҗалыкларда технологлар алдына җитди бурычлар куела, эре комплексларда хезмәт куючылардан аеруча тирән белемнәр таләп ителә. Нурлат технологы районда бу яктан эшнең тиешле дәрәҗәдә куелган булуын тагы бер кат раслады. Россиядә уңыш, әлбәттә инде, әлеге һөнәрнең абруен арттыруга да хезмәт итәргә тиеш. Уңышка ирешү өчен нинди һөнәрдә булуың түгел, аны чын күңелдән яратып һәм тырышып башкаруың кирәк бит.