Үткән атна азагында “Сөләйманов Ә.И.” КФХсы басуларында шикәр чөгендере урагына керештеләр. Хуҗалыкта бу эшкә 4 комбайн җәлеп ителгән, бүгенге көнгә барлыгы 228 гектардан уңыш җыеп алынган. Быел исә биредә шикәр чөгендере 3240 гектарда үстерелгән.
Татлы тамыр игү белән шөгыльләнүче тагы бер хуҗалык – “Южная” АФсында шикәр чөгендере 2160 гектарда быел, бу көннәрдә биредә дә аның уңышын җыярга чыгарга әзерләнәләр.