Бүген, 3 сентябрь көнне, Нурлатта Алмаз Әхмәтшин түгәрәк өстәл артында районда футбол үсешенә багышланган киңәшмә үткәрде. Анда район башкарма комитеты җитәкчелеге, Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, “Факел” футбол командасы вәкилләре чакырылган иде. Киңәшмә моннан алда Алмаз Сәлимович үткәргән җитди сөйләшүнең дәвамы булды һәм районда футболны үстерүгә юнәлдерелгән программаның төп параметрлары турында сөйләшүдән башланды. Программа районда төрле буыннар арасында футболны популярлаштыруны күздә тота.
Бүгенге көндә районда спортның бу төрен үстерү өчен бөтен шартлар да бар – заманча стадион, шәһәрдә төрле микрорайоннарда, авылларда универсаль спорт мәйданчыклары булдырылган. Бүгенге көндә әлеге мөмкинлекләр һәм шартлардан файдаланып, футболны үстерергә, заманча мәйданчыкларны тулысы белән эшләтергә дигән бурыч куела. Әлеге максаттан районда футбол федерациясе төзү, микрорайоннарда һәм авылларда өлкәннәр футбол командалары оештыру, бу эшкә төрле оешма-предприятиеләрне җәлеп итү, балалар арасында “Күн туп” турнирын кире кайтару, шәһәр микрорайонарында буш мәйданчыкларда стадионнар кору һәм башка төрле эш юнәлешләре каралды.
– Футбол – иң массакүләм спорт төре һәм аның тирәсенә төрле буын кешеләрен җыеп без Нурлатта футбол традицияләрен кире торгыза алачакбыз, – дип бу юнәлештә актив хезмәттәшлеккә чакырды Алмаз Әхмәтшин.