29 августтан 31енә кадәр Г.С.Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең “Факел” командасы (2005-2006 елгы үсмерләр) Азнакайда кече район һәм шәһәрләрнең үсмерләр командалары арасында үткән ТР Беренчелегенең финал этабында катнашты. Ярышларда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 22 команда катнашты. Безнең яшь футболчылар тәҗрибәле тренер-укытучы Шамил Тюкаев җитәкчелегендә лаеклы чыгыш ясап, икенче призлы урын яуладылар. “Факел” Теләче командасына гына оттырды.