Полиция хезмәтен популярлаштыру, яшьләрне Эчке эшләр бүлеге эшчәнлеге белән таныштыру һәм һөнәри ориентлаштыру максатыннан “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат бүлекчәсе әгъзалары һәм яшьгвардиячеләр Нурлат шәһәре урамнарына мәгълүмати буклетлар өләшергә чыктылар. Активистлар яшьләрне җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, җинаятьчелек күренешләренә каршы көрәшү, гражданнарның намусларын саклау өчен эчке эшләр органнарына хезмәткә килергә чакырдылар. Буклетлар Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре службасы үзенчәлекләре, социаль гарантияләр, Россия МВДсы структурасына керүче аерым подразделениеләрнең мөһимлеге турында мәгълүматны үз эченә ала.