Бүген Нурлат гимназиясендә Белем көненә багышланган тантана Алмаз Әхмәтшин һәм район кураторы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнашында үтте.
Александр Шадриков Татарстен Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен укып үтте.
Соңыннан гимназия директоры Алсу Рәхмәтуллина таныштыру экскурсиясе үткәрде, кунаклар уку класслары, спорт залларын һәм башка кабинетларны карадылар.