Егоркино авылы халкы өчен бу көтеп алынган вакыйга булды. Аларны әлеге истәлекле вакыйга белән Алмаз Әхмәтшин һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков котладылар. Алмаз Әхмәтшин мондый бүләк өчен Татарстан Президентына рәхмәт белдерде, ә укытучылар белән ата-аналарга уңышлар теләде.