Бүген, 31 августта Нурлатның Төньяк-Көнчыгыш микрорайонында универсаль спорт мәйданчыгы ачылды: биредә кышын – хоккей, җәен мини-футбол, баскетбол һәм волейбол уйнап булачак. Спорт мәйданчыгы үткән елда эшли башлаган уңайлы Үзәк стадион янәшәсендә урнашкан һәм ачылу тантанасында катнашкан Алмаз Әхмәтшин билгеләп үткәнчә, ул биредә булдырылачак спорт комплексының икенче этабы булып санала. Өченче этап – янәшәдәге “Спорт” паркы. Шулай ук спортның төрле төрләре белән шөгыльләнер өчен мөмкинлекләр булдыру каралган әлеге заманча паркта бүгенге көндә төзелеш эшләре гөрләп бара.
Яңа ачылган спорт мәйданчыгында спорт мәктәпләре укучылары белән берлектә шәһәрлеләр дә килеп шөгыльләнә алачак. Галимҗан Хөсәенов исемендәге һәм “Ледок” спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче балалар биредә үк үз осталыкларын да күрсәттеләр.
– Без боларның барысын да сезнең өчен төзибез. Спорт мәйданчыклары буш тормасын, алар районда спортны үстерүгә хезмәт итсен, – дип теләкләрен җиткерде аларга Алмаз Сәлимович.
Спорт мәктәбендә тренер Юрий Никитин кул астында футбол серләренә өйрәнүче малайлар мәйданчыкны сынап караганнан соң биредә инде киләсе дүшәмбедән шөгыльләнә дә башлаячакларын әйттеләр.
Ә универсаль мәйданчык быел Нурлатта ачылган мәйданчыкларның икенчесе, шул көннәрдә исә Егоркинода тагы бер футбол мәйданчыгын ачу күздә тотыла.