Нурлат районы үзәк хастаханәсе поликлиникасында капиталь ремонтның беренче этабы тәмамланды

2018 елның 31 августы, җомга

Нурлат районы үзәк хастаханәсе поликлиникасында капиталь ремонттан соң хатын-кызлар консультациясен кулланышка тапшырдылар. Алмаз Әхмәтшин капиталь ремонтланган биналар белән танышып чыкты. Хатын-кызлар консультациясе 6 кабинетны үз эченә ала. Аларда тонык пыялалар белән яңа тәрәзәләр куелган, җиһазлар урнаштырылган.

Поликлиника бинасы 4 катлы. Бүген капиталь ремонтның беренче этабы тәмамланды. Якын көннәрдә биредә лифт алыштырылачак, ул  халыкның авыр  хәрәкәтләнүче төркеме өчен уңайлы итеп киң ишекләр белән ясалачак. Эшләр дәвам  итә. Аларның барышы район үзәк хастаханәсе, район, ТР ГИСУының ныклы контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International