Нурлат районының Каравыл Тавы авылында мемориаль комплекс ачылды

2018 елның 31 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтү кысаларында Нурлат районының Каравыл Тавы авылында якташлары – Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм бу җирнең зур горурлыгы булган Советлар Союзы Герое летчик Анатолий Кузнецов  истәлегенә мемориаль комплекс ачылды. Аны тантаналы шартларда Алмаз Әхмәтшин ачты.

–       Бу вакыйга берәүне дә битараф калдыра алмый, – дип авыл халкы –  сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары һәм кунакларга мөрәҗәгать итте ул. – Безнең якташлар Бөек Ватан сугышы фронтларында сугыштылар, тылда фронт, Җиңү хакына фидакарь хезмәт куйдылар. Аларга хөрмәт йөзеннән Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәлләр төзү, кору һәм реконструкцияләү эшләре үткәрү матур традициягә әверелде.

Биредә үк Алмаз Әхмәтшин камалыштагы Ленинградта яшәгән Игорь Ивлевка “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды, мемориаль комплекс итәгенә  чәчәкләр салды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International