Республика һәм Шәһәр көннәре алдыннан оештыру комитеты “Нурлат – объективта” фотобәйгесенә йомгак ясады.
“Туган илдән якын җир юк” номинациясендә – Зилия Әксанова, “Безнең урамда да бәйрәм булыр әле” номинациясендә – Лилия Мөбарәкшина, “Көтелмәгән ракурс”та Марина Корнилова белән улы Антон җиңүчеләр булдылар.
Фотокүргәзә урнаштырылган үзәк мәйданда җиңүчеләрнең эшләре өчен ачык тавыш бирү дә оештырылды.