Нурлатта Республика көнендә кызлар үкчәле туфиләр киеп ярышты

2018 елның 31 августы, җомга

Үзәк мәйданда 3 яшь төркемендә 12 кыз төп приз – иганәчеләр “Татбурнефть”тән стационар телефон өчен ярыштылар. Бәйгенең төп шарты – йөгерешкә кимендә 7 сантиметрлы үкчәле туфли киеп чыгарга кирәк иде.

26-27 яшьлекләр арасында 1нче урынны Анастасия Артемьева, 2нче урынны – Рузилә Фәссахова, 3нче урынны  Наталия Рахмонбердиева яуладылар. 2нче яшь категориясе – 32-35 яшьлекләр арасында Светлана Мизонова, Алсу Нургалиева, Гөлия  Сәйфуллина аерылып торды. 3нче – 39-43 яшьлекләр арасындагы яшь категориясендә Елена Әхмәдиева, Гүзәл Мөхәммәтова, Гөлнара Исхакова җиңүчеләр булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International