Бу хакта бүген район башкарма комитетында алиментлар буенча бурычларны түләттерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә сөйләштеләр. Киңәшмә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова рәислегендә узды. Биредә алиментлары буенча бурычлары булганнарга тәэсир итүнең яңа чаралары турында да сүз барды.