Нурлатта тантаналы чаралар кичен үзәк мәйданда дәвам итте. Нурлатлалрның яраткан ял итү урыны булган мәйдан бу көнне осталарның әкият шәһәрчегенә әверелде. Алмаз Әхмәтшин тантаналы чарада катнашучы нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары алдында чыгыш ясап, иң беренче чиратта район һәм шәһәр үсешенә зур өлеш кертүләре өчен ветераннарга рәхмәт белдерде.
Алмаз Сәлимович зур горурлык белән район игенчеләренең республикада урып-җыю эшләрен беренче булып тәмамлауларын хәбәр итте. Биредә Владимир Никитин истәлегенә күчмә кубок һәм 50 мең сумга сертификатны да тапшыру булды. Аңа “Сөләйманов Ә.И.” КФХсыннан Илдус Әндәрҗанов лаек булды, ул 3396 тонна иген суктырып алган.