Нурлатта милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре мини-футбол буенча турнир үткәрде

2018 елның 30 августы, пәнҗешәмбе

Бәйрәмне дәвам  итеп шикәрчеләр микрорайоны стадионында Халыклар дуслыгы йорты кубогына мини-футбол буенча турнир үтте. Аның кысаларында районның өч – әрмән, чуваш, азәрбайжан милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре ярышты. Спортчыларны Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева сәламләде, уенчыларга яхшы һәм кызыклы уен, матур голлар теләде.

–       Мондый турнир шәһәребездә беренче тапкыр уза, киләсе елда анда катнашу өчен тагы да күбрәк командаларны җәлеп итәргә уйлыйбыз. Кубок күчмә булачак, турнир нурлатлылар арасында матур традиция булыр дип уйлыйм, – диде Галина Владимировна.

Уен нинди нәтиҗә белән генә тәмамланмасын, иң мөһиме ул түгел, ә  Республика көнендә турнирның төрле милләт милләт вәкилләрен берләштерүе. Ул милли диаспораларны яшьләрне сәламәт яшенә активрак җәлеп итәргә, шулай ук башка милләт халыклары белән татулык җепләрен ныгытырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International