Үзәк мәйдан шәһәрлеләрне бәйрәмгә җыйды

2018 елның 30 августы, пәнҗешәмбе

Бүген үзәк мәйдан чын осталар шәһәрчегенә әверелде. Биредә “Осталар биләмәсе” кул эшләре фестивале үтә, нурлатлылар бик теләп “Яшә! Җырла!” караоке-бәйгесендә, “Республика тасмасы” акцциясендә, “Нурлат фотообъективта” конкурсында һәм  «Үкчәле туфлиләр белән узышу» ярышларында катнашалар.

Шәһәр үзәгендә нәни нурлатлылар өчен төрле чаралар дәвам итә.  “Минем арбам – әкияттән” балалар арбалары парады-2018 үтә,  “Балалар өчен аквагрим” сәнгати бизәү зонасы  оештырылган. Сабыйлар шулай ук бармаклар белән рәсем ясый, “Китаплар пикнигында” уйный, “Мадагаскар” мультфильмы геройлары белән фотога төшә, сабын куыклары шоусында һәм башка чараларда катнаша ала. Кичен чаралар бәйрәм концерты, бүләкләүләр һәм салют белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International