Шәһәр стадионы бәйрәм уңаеннан кунаклар кабул итте

2018 елның 30 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Республика һәм Шәһәр көннәре уңаеннан чаралар шәһәр стадионында да узды. Башта оешма һәм предприятие вәкилләре ГТО нормалары тапшырдылар, аннан җиңел атлетика эстафетасы узды, анда Богдашкино, Нурлат УТТсы, Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе һәм “Ледок”тан командалар катнашты. Футбол буенча блицтурнирда физик культура коллективлары очрашты. Традицион турнир спорт мәктәбе тренеры Фәнис Гобәйдуллин истәлегенә  багышланды, анда “Факел” һәм  көрәшчеләрнең җыелма командалары очрашты. Ярышларның һәр төреннән соң җиңүчеләрне Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International