Шикәрчеләр микрорайонында төрле милләт халыклары ашлары тәкъдим иттеләр

2018 елның 30 августы, пәнҗешәмбе

Шикәрчеләр микрорайонында яшәүчеләр өчен Республика һәм Шәһәр көннәре “Ашыгыз тәмле булсын!” фестиваленнән башланды, анда барлык теләүчеләр дә рус, татар, чуваш, әрмән, азәрбайҗан, казак кухнялары белән таныша алдылар. Өлкәннәр дә, балалар да районның милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре әзерләгән сыйлардан бик теләп авыз иттеләр. Нурлатлылар игътибарына китаплар һәм фотокүргәзмәләр дә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International