Бүген “Нурлатнефть” НГДУсы, сервис компаниялләре хезмәтчәннәре “Чияле Алан”да үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бәйрәм тантанасын “Нурлатнефть” НГДУсы начальнигы, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов ачып җибәрде. Ул “Нурлатнефть” НГДУсы, сервис оешмалары хезмәтчәннәрен, тармак ветераннарын Нефть һәм газ сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән котлап, үзенең теләкләрен җиткерде, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерде. Нефтьчеләрне бәйрәм белән Ильяс Әхмәтҗанов та котлады.