Бүген без Татарстан Республикасы көнен билгелəп үтəбез. Күпмиллəтле халкыбызны
берлəштерүче мөһим дəүлəт бəйрəмебез белəн иң ихлас телəклəремне кабул итеп алыгыз!
Республикабыз Россия төбəклəре арасында алыштыргысыз лидер булып тора. Моңа Татарстанда динамик үсештə булган икътисадый, мəдəни, социаль өлкəлəр мохитында иҗади хезмəт, төрле диндəге һəм миллəтлəрдəге кешелəрнең тыныч һəм тату булып яшəве өчен шартлар
тудырылуы да уңай җирлек. Елдан-ел республиканың казанышлары һəм уңышлары арта бара, бу
аңа ышанычлы рəвештə алга барырга мөмкинлек бирə. Һəм без үзебезнең рухи кыйммəтлəребезне
генə түгел, милли үзенчəлеклəребез, горурлык һəм ватанпəрвəрлегебезне дə саклап яшибез. Бу
безнең килəчəгебезнең ныклы нигезе.
Кадерле якташларыбыз! Һəркайсыбыз үзенең көндəлек хезмəте белəн яраткан Ватаныбызның үсешенə өлеш кертүенə ышанам. Сезгə сəламəтлек, эшлəрегездə уңышлар, мул тормыш, тынычлык һəм килешү телим!
Алмаз ƏХМƏТШИН.