Нурлат районында нефтьчеләр балаларга бүләк ясады

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

Үзләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан нефтьчеләр бүләкләр ясый. Шуларның берсен Андреевкада яшәүчеләр алды.

Мәктәп территориясендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен балалар уен мәйданчыгы ачылды. Республика көне һәм Татарстан нефте чыганакларын сәнәгый эшкәртә башлауның 75 еллыгы уңаеннан мондый бүләкне авыл халкына нефтьчеләр ясаган: “Татнефть” гаммәви акционерлык җәмгыяте районда шундый 9 объект төзелешенә 2 миллион сум акча бүлеп биргән. Һәм бүген район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Линар Маняпов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова, “Нурлатнефть” НГДУсының ярдәмчел җитештерү участогы начальнигы Айрат Сәхапов  катнашында Андреевкада тантаналы шартларда шундый балалар мәйданчыгын ачтылар.

Авыл халкы мондый бүләкне шатланып кабул итте: таганнар һәм уен комплексының башка элементлары заманча материаллардан эшләнгән булуы белән генә түгел, иминлек ягыннан да игътибарга лаек. Мәктәп директоры Зинаида Анисимова әйтүенчә, берләшмә вәкилләре объектларны санаулы көннәр эчендә урнаштырганнар.

Шундый ук балалар уен мәйданчыклары Төрнәстә, Кизләүдә, шәһәр балалар бакчалары һәм ишегаллары территорияләрендә дә барлыкка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International