Нурлатның ветеринария хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлаулар кабул итте

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

31 августта Россиянең барлык ветеринария хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Шул уңайдан районның Дәүләт ветеринария берләшмәсе коллективын район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Линар Маняпов котлады. Район җитәкчелегеннән котлаулар һәм көндәлек авыр хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткереп, ул район ветеринарларына уңышлар теләде. Линар Нурисламович хезмәтләрендә аеруча зур уңышларга ирешкән ветеринария хезмәткәрләре –. Илюткино ветеринария участогы мөдире Мөнир Билданов, Төрнәс ветеринария участогы мөдире Владимир Веренцов, ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Лилия Хәйбуллина һәм баш бухгалтер Фәнилә Хәсәновага Рәхмәт хатлары тапшырды. Коллективны һөнәри бәйрәмнәре белән  шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәфис Ганиев, районның дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Илнур Хәнәфиев котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International