Бүген, 29 август көнне район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре белән Фома авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рәхим Мингалим улы Шәйхетдиновка Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды. Ветеран Фома авылында кызы һәм оныклары гаиләсендә яши һәм дәүләт бүләге өчен рәхмәтләрен белдерде.