ТР Дәүләт Советы депутаты, “Татнефтепром-Зүзәйнефть” АҖ генераль директоры Шамил Яһудин “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясенә кушылды. Акция кысаларында ул күпбалалы, гаиләгә бала алган һәм аз керемле гаиләләрдән 8 балага яңа уку елына әзерләнергә булышты. Балалар Мамык һәм Иске Чаллы авылларында яши.