Нурлатның спорт тарихыннан хәбәрдар булган һәркем элегрәк һәр микрорайон, ишегалларының үз футбол командалары булуын әйтер. Нишләп әлеге традицияне кире торгызмаска ди әле? Шәһәр һәм авылларда футбол сөюче балалар никадәр бит. Нәкъ менә шуны истә тотып һәм Нурлатта футболны популярлаштыру максатыннан, “Яшь гвардия”нең Нурлат бүлекчәсе “Спорт ишегалды” дип аталган мини-футбол турниры оештырган да.
–Ярышларны “Бердәм Россия” партиясе, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе”, “Форпост” үзәге ярдәме белән партиянең җирле бүлекчәсе тормышка ашыра торган “Минем ишегаоды” проекты кысаларында үткәрдек, – ди бүлекчә җитәкчесе Елена Гафиуллина. – Әлеге проект шәһәр һәм авылларда яшәүче һәр баланы сәламәт яшәү рәвешенә, спорт белән актив шөгыльләнүгә тартуны бурыч итеп куя.
Турнир әле беренче тапкыр гына үткәрелсә дә, анда катнашырга теләк белдерүчеләр шактый җыелган. Үзәк стадионда үткән турнирда Шикәрчеләр, Тимер юлчылар, Төньяк, Көнбатыш, Төньяк-Көнбатыш микрорайоннарыннан балалар командалары катнашкан. Нәтиҗәдә, Шикәрчеләр микрорайонының ишегалды командасы җиңү яулаган. Җиңүчеләргә бүләкләрне Чулпан авыл җирлеге Советы депутаты, партия тарафдары Расих Сәмигуллин тапшырган.
Ә партиялеләр әлеге турнирны дәвамлы итмәкчеләр һәм киләчәктә анда тагы да күбрәк команданы җәлеп итәргә ниятлиләр.