29 август көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданчыкта республиканың муниципаль берәмлекләре арасында ел саен үткәрелә торган республика конкурсы җиңүчеләрен котлады. Конкурска йомгак һәр елны Республика көне алдыннан ясала. Бүләкләү тантанасында Алмаз Әхмәтшин, конкурс җиңүчеләре – Бикүле, Иске Әлмәт, Әхмәт авыл җирлекләре башлыклары Рияз Садыйков, Равил Хисамов һәм Рәмис Шәйхетдинов катнаштылар. Аларга Президент Шевроле Нива маркалы эш машиналары ачкычлары тапшырды. Быел конкурска 201 заявка кергән, шуларның 100се җиңү яулаган.