Нурлат шәһәр прокуратурасы өлешле торак төзелеше мәсьәләләре буенча кайнар линия игълан итә

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Нурлат шәһәре прокуратурасы өлешле торак төзелеше өлкәсендә законлылыкны саклау мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә. Нурлатлылар төзелеш сроклары бозылу, өлешле торак төзелешендә катнашучыларның акча средстволарын урлау фактлары һәм күпфатирлы торак йортлар төзелеше вакытында теләсә нинди хокук бозулар турында хәбәр итә алалар.

Кайнар линия телефоны – 2-46-66, эш көннәрендә кайнар линия һәм гражданнарны каубл итү 8.00дән 17.00гә кадәр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International