Август киңәшмәсе эшендә Алмаз Әхмәтшин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шарапов, “Агро-Инвест” идарәче компаниясе генераль директоры Рәис Сөләйманов белем бирү оешмалары җитәкчеләре, педагоглар, яшь белгечләр, ветераннар катнашты.
Традиция буенча, киңәшмә үзәк мәйданда белем бирү учреждениеләре казанышлары күргәзмәсе, тәрбия бирү һәм өстәмә белем бирү өлкәсе мәйданчыклары һәм мәктәп ярминкәсеннән башланып китте. Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендәге делегация мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тормышка ашырыла торган проект, һөнәри ориентлашу мәйданчыклары, күргәзмәләр, төрле компетенцияләр буенча “Worldskills” мәйданчыгы, балалар оешмалары презентацияләрен карадылар. Болар һәркемдә зур соклану уятты.