Бүген Нурлатта тантаналы шартларда “Тирмәкәй” балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждениегә капиталь ремонт республика программасы кысаларында башкарылды.
Әлеге шатлыклы вакыйгада ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шарапов, “Грата” подряд оешмасы генераль директоры Фаил Әхмәтханов, район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары Линар Маняпов катнаштылар. Алар территорияне, мәктәпкәчә учреждение бирнасын карадылар. Биредә үк зур тырышлык күрсәткән төзүчеләр Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.